Санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү эшләре

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Төп экологик проблемаларның берсе булып әйләнә-тирә мохитнең кешеләр тарафыннан көн саен барлыкка килә торган пычрану санала. Көнкүреш һәм төзелеш чүп-чары, җитештерү калдыклары, кирәкмәгән әйберләрне еш ташлыйлар, бу исә шәһәрләр, бистәләр, урманнар, елгаларның чүпләнүенә китерә.

Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Суыксу авылы территориясендә санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча эшләр башкардылар.

Хөрмәтле бакчачылар һәм ширкәтләр белән идарә итү органнары!

Әйләнә-тирә мохитне чүпләмәүне, чүп-чарны катгый билгеләнгән урыннарга куюны үтенеп сорыйм.

Чит кеше хезмәтен хөрмәт итмәүче, туган якның чисталыгы һәм матурлыгы турында кайгыртмаучы ваемсыз гражданнарга, административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.2 статьясы нигезендә, аларга табигый объект буларак туфракка зыян китергән өчен штраф яный
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International