Бүген, 6 нчы июльдә, район башлыгы Марат Зиатдинов Килди торак пунктында гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Рус Макылы т.п. төзекләндерү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар, Килди авылында кәрәзле элемтә сыйфаты, авыл мәдәният йорты территориясен төзекләндерү һәм район территориясендә туризмны үстерү буенча 6 кеше кабул ителде.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм каралды, кайберләренә әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, икенчеләре контрольгә алынды һәм тиешле хезмәтләргә карар кабул итү өчен тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, алдан язылу өчен 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча гражданнарны кабул итә.
Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан башкарыла.