Кичә "Безнең ишегалды"программасын тормышка ашыру кысаларында Көнбатыш микрорайоны 2-6, 7-13 йортларында яшәүчеләр белән очрашу узды. Җыелышта ишегалларын төзекләндерү схемалары буенча фикер алыштылар. Гражданнар әлеге схемаларны хупладылар. Якын арада подрядчы эшли башлаячак.