Мәгълүмати-пропаганда төркеме киңәшмәсе

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференцэлемтә режимында zoom мәгълүмати-пропаганда төркеме утырышы узды.

Әлеге киңәшмәне «Татмедиа»Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештыра.

Кереш сүз белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чыгыш ясады. Аннары эшлекле тәртиптә Чистай муниципаль районының мәгълүмат-пропаганда төркеме җитәкчесе Чистай шәһәрендә әлеге төркемнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып чыгыш ясады.

Семинар эшендә Югары Ослан районыннан район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Надежда Скареднова, район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече Виталий Афанасьев, «ТР Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге» МКУ башлыгы Вилен Касимов һәм «ТР Югары Ослан муниципаль районы мәдәният бүлеге» МКУ баш белгече Лариса Нефедова катнаштылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International