Хөрмәтле Югары Ослан районы почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез-Россия почтасы көне белән котлыйм!
Почта элемтәсе, кешеләр аралашу чарасы буларак, зур әһәмияткә ия. Соңгы елларда ул берничә үзгәреш кичерде һәм заманча шартларда төрле хезмәтләрнең киң спектрын тәшкил итә.
Бүгенге көндә халыкның арта баручы ихтыяҗлары сезнең, почта хезмәткәрләре алдында җитди таләпләр куя. Сез дә, кыенлыкларга карамастан, куелган бурычларны уңышлы башкарасыз һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертәсез.
Игелекле булуыгыз, кешеләргә игътибарлы булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!
Хөрмәт белән, Башкарма комитет җитәкчесе Югары Ослан муниципаль районы башлыгы И. И. Шакиров