Биологик һәм химик препаратлар кулланып авыл хуҗалыгы культураларын үстерү мәсьәләләре буенча Семинар

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Казан аграр университетының тәҗрибә кырлары территориясендә биологик һәм химик препаратлар кулланып авыл хуҗалыгы культураларын үстерү мәсьәләләре буенча семинар узды. Әлеге уку йорты галимнәре корылыкка ( дым дефициты) каршы төрле препаратлар кулланып, яфраклардан тукландыруны оештырып, ничек көрәшергә мөмкин булуын тикшерделәр. Семинар кысаларында шулай ук югалтуларсыз урып-җыю мәсьәләләре дә күтәрелде. Ашлык җыю комбайнын көйләүгә аерым игътибар бирелде. Чарада идарә башлыклары һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International