Бүген, 12 нче июльдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Совет аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында салым бурычлары, киләсе ягу сезонына әзерлек, белем бирү учреждениеләрен яңа уку
елына әзерләү һәм Югары Ослан гимназиясен яңа җиһазлар белән тәэмин итү сораулары каралды.