Бүген, 13 нче июльдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. 4 кеше түбәндәге сораулар буенча кабул ителде: крестьян-фермер хуҗалыгын киңәйтү өчен җир кишәрлеге бүлеп бирү, шәхси торак төзелеше өчен җир участогы рәсмиләштерү һәм эшкә урнаштыру.
Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелде.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, алдан язылу өчен 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча гражданнарны кабул итә.
Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан башкарыла.