Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән традицион «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде.
Киңәшмәдә:
- «Югары Ослан РҮХ» ДАССОның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Цмиев В.В. коронавирус инфекциясенә каршы халыкны вакцинацияләүнең барышы турында, медицина хезмәткәрләрен вакцинацияләүнең анализы турында чыгыш ясадылар.
- Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль – мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары; Югары Ослан муниципаль районында туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында эш оештыру, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен оештыру турында;
- Фәсхетдинов Р. Р. – Югары Ослан районы хәрби комиссары чакырылыш кампаниясе нәтиҗәләре, мобилизация резервын булдыру турында, хәрби комиссариат хезмәткәрләрен вакцинацияләүнең барышы турында;
- Пестов Э. – «Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 112 нче янгын бүлеге» дәүләт учреждениесе начальнигы, 2021 елның 1 яртыеллыгында район территориясендә янгынга каршы вәзгыять турында, янгын часте хезмәткәрләрен вакцинацияләүнең барышы турында;
- Габдрахманова А. – «Югары Ослан районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ директоры, Абдулхарова Л. - хезмәт базары торышы турында;
- Габдрахманова – РПФның ТР Яшел Үзән шәһәре, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары буенча идарәсенең Югары Ослан районындагы клиент хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) яңа айлык балалар пособиеләрен билгеләү һәм түләү турында, "милли түләү системасы турында"27.06.2011 ел, № 161-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында. Чыгышлар нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.