Хөрмәтле дуслар!
Район үзәк китапханәсе сезнең өчен "Алтын чорма" дигән пресс-круиз Әзерләде. Сезнең игътибарыгызга китапханә тарафыннан бирелә торган периодик басмаларга күзәтү тәкъдим итәбез. Сезне уку залында танышырга мөмкин булган иң яңа газета - журналлар чыгарылышы көтә.Вакытлы басмалар оператив мәгълүмат чыганагы булды һәм шулай булып кала да. Кызганычка каршы, бүгенге көндә күпләрнең өйгә вакытлы матбугатны алдыру мөмкинлеге юк, шуңа күрә китапханә сезнең өчен яхшы ярдәм булып тора.