Сәүдә хезмәткәрләре көне белән

2021 елның 24 июле, шимбә

Хөрмәтле Югары Ослан муниципаль районы сәүдә хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Сәүдә хезмәткәре һөнәре беренче караштан ук җиңелләрдән түгел. Ул белем, компетентлык, җаваплылык һәм фидакарьлек таләп итә. Әмма иң мөһиме, ул кешеләр белән эшли белүне: сабыр, мәрхәмәтле, игътибарлы һәм ягымлы булуны таләп итә.

Хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләремне кабул итегез. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, рәхмәтле сатып алучылар, чәчәк ату һәм яңа һөнәри казанышлар телим!

Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. И. Шакиров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International