Финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе

2021 елның 24 июле, шимбә

2021 елның 23 июлендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды, анда 2021 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2021 ел азагына кадәр финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында фикер алышынды.

Республика салым органнарының 2021 елның 6 ае эчендә эш нәтиҗәләре һәм 2021 ел азагына кадәр бурычлар турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым бурычларын түләү буенча башкарма производстволар кысаларында суд приставлары хезмәте тарафыннан башкарыла торган эш турында Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева сөйләде.

2021 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2021 ел азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында киңәшмәдә Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Финанс министры үз нотыгында агымдагы елның 6 аенда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетының керемнәр һәм чыгымнар буенча үтәлешенә тукталды. Агымдагы ел бюджетын үтәү барышында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны түләүгә юнәлдерелгән чараларга зур игътибар бирелергә тиеш, бу бюджетка өстәмә керем чыганакларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Идарәнең эш нәтиҗәләре белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International