Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булды.
Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде:
1.Югары Ослан муниципаль район Советының 2020 елның 14 декабрендә кабул ителгән 4-49 номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында»карарына үзгәрешләр кертү турында;
2.2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында;
Югары Ослан муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова комиссия әгъзаларына карарлар проектларын тәкъдим итте.