Югары Ослан муниципаль районы КСП тикшерү-ревизия эшчәнлеге

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Агымдагы елның июль аенда Югары Ослан муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хурматуллина, тышкы муниципаль финанс тикшерүе органы буларак, КСП вәкаләтләрен тормышка ашыру кысаларында, Югары Ослан муниципаль районы Шылаңгы авыл җирлеге Башкарма комитетының бюджет чараларын нәтиҗәле һәм максатчан файдалану мәсьәләләре буенча планлы тикшерү үткәрде.

Тикшерү барышында гамәлгә кую һәм беренчел бухгалтерия документлары, салым хисабы өйрәнелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелде һәм ачыкланган бозуларны билгеләнгән срокта бетерү турында күрсәтмә бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International