Бүген, 27 нче июль көнне, район башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан авылында шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
5 кеше түбәндәге сораулар буенча кабул ителде: индивидуаль торак төзелеше өчен җир участогы бүлеп бирү, күп фатирлы йортларның йорт яны территорияләрен һәм тротуарларын төзекләндерү һәм эшкә урнаштыру.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм каралды, кайберләренә әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, икенчеләре контрольгә алынды һәм тиешле хезмәтләргә карар кабул итү өчен тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, алдан язылу өчен 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча гражданнарны кабул итә.
Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан башкарыла.