Районда ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды, аның кысаларында традиция буенча барлык булачак беренче сыйныф укучыларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү планлаштырыла.
26 нчы июльдә Казан дары заводы тарафыннан хәйрия ярдәме күрсәтелде, аларга Югары Ослан урта мәктәбе һәм гимназиясенең беренче сыйныф укучылары өчен канцелярия кирәк-яраклары тутырылган 85 портфель тапшырылды.
Шулай ук хакимиятнең төрле дәрәҗәдәге депутатлары тарафыннан күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәсендә агымдагы атнада Олы Мәми, Матюшино, Түбән Ослан һәм Печище мәктәпләренең булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырылачак.
Акцияне 15 августка кадәр тәмамлау планлаштырыла.