«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (алга таба СПИД Үзәге) Татарстан Республикасында ВИЧ-йогышы проблемасына кагылган затларга югары квалификацияле махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итә торган төп дәвалау-профилактика учреждениесе булып тора.
СПИД үзәге 1989 елның 14 августында оештырыла («РСФСРда СПИДны профилактикалау хезмәтен оештыру турында» 24.04.89 ел, № 62 РСФСР ССМ боерыгы, «Татарстан АССРда кеше иммунодефициты вирусының таралуын кисәтү буенча кичектергесез чаралар турында»27.06.89 ел, № 13 ТАССР Министрлар Советы Президиумы утырышы беркетмәсе). Юридик зат хокукы белән мөстәкыйль учреждение статусына ия (ТР ССМ 14.08.89 ел, № 419 боерыгы).
СПИД Үзәге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан ш., Николай Ершов ур., 65
Аерымланган структур бүлекчәләр:
— 1нче лаборатория корпусы (Казан шәһәре, Вишневский ур., 2а);
— 2 нче лаборатория корпусы (Казан шәһәре, Комаров ур., 10).
Филиаллар:
— «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы («ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авырулар РҮХ» ДАССОның филиалы (Яр Чаллы шәһ.).
— «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт шәһәрендәге филиалы («ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авырулар РҮХ» ДАССОның филиалы (Әлмәт шәһәре).
СПИД Үзәге-Профессионал-фикердәшләр коллективы, ул ВИЧ-йогышы белән бәйле проблемаларны бетерүгә, аны Россия Федерациясендә таратуга каршы дәүләт стратегиясен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Үзәктә югары квалификацияле белгечләр эшли: табиб-инфекционистлар, табиб-эпидемиологлар, табиб-дерматовенерологлар, табиб-педиатрлар, клиник лаборатория диагностикасы табиблары, психотерапевтлар, медицина психологлары, табиб-акушер-гинеколог, табиб-невролог, социаль эш буенча белгечләр, баш белгеч-юрисконсульт.