Мәдәният хезмәткәрләренең эшлекле киңәшмәсе

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Бүген район мәдәният йортында "Таткультуресцентр"ДБУ директоры катнашында Идел Аръягы мәдәният хезмәткәрләренең эшлекле киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмәдә Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш, Буа һәм Чүпрәле районнарының мәдәният бүлекләре башлыклары, музей һәм клуб системалары директорлары катнашты. Киңәшмәнең төп темасы-мәдәният учреждениеләрен "Пушкин картасы"пилот проектына тоташтыру. Проектның максаты-14-22 яшьлек яшьләрне мәдәни вакыйгалар белән колачлау.

Югары Ослан мәдәният йорты
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International