Югары Ослан районы үзәк китапханәсе белгечләре мәдәният һәм ял паркында Югары Ослан халкы һәм кунаклары өчен Югары Ослан муниципаль районы оешуның 90 еллыгына багышланган «районым – Югары Ослан» дигән стрит-акция үткәрделәр.
Китапханәчеләр районның рәсми символлары – флаг һәм герб, авыл тарихы, күренекле якташлар, мәдәни-тарихи истәлекле урыннар һәм аның территориясендә урнашкан археологик һәйкәлләр турында сөйләделәр.
Шулай ук, ял итүчеләр мәгълүмати буклетлар, флаерлар, район тарихы турында белешмәлекләр алдылар.