Бүген районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән агымдагы мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде.
Бүгенге көндә 7680 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 66% ын тәшкил итә. Урып-җыю эшләре белән бер үк вакытта кырларда көзге культураларга туфрак әзерләү бара.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре урып-җыю һәм кыр эшләренең барышы, орлык әзерләү, чәчү планнары, орлыкларның сыйфатына карата таләпләр турында "РОССЕЛЬХОЗЦЕНТР" ТУ башлыгы Роберт Ганибаев аңлатма бирде. Ашлык җыю эшләренең гомуми җитештерүчәнлеген исәпкә алып, бөртеклеләрне җыюны 18 августка төгәлләячәкләр. Киңәшмәдә шулай ук терлекчелек, биналарны кышка әзерләү, хезмәтне саклау һәм хезмәткәрләрне вакцинацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.