Гражданнарны күчмә кабул итү

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Бүген, 10 нчы августта, район башлыгы Марат Зиатдинов Олы Мәми авылында шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Олы Мәми торак пунктын төзекләндерү һәм шәхси торак йортны рәсмиләштерү буенча 2 кеше кабул ителде.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм каралды, сорауларга аңлатмалар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, алдан язылу өчен 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча гражданнарны кабул итә.

Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан башкарыла.

Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru ) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International