Югары Ослан районында уникаль ретроавтомобильләр һәм мотоцикллар күрсәтеләчәк

2021 елның 13 августы, җомга

Иртәгә, шимбә көнне, 14 августта 14.30 сәгатьтә район Хакимияте каршындагы мәйданда уникаль ретроавтомобильләр һәм мотоцикллар күрсәтеләчәк. Тамашачылар өчен керү ирекле.

Искәртү:

Бүген «Зөя калкулыклары» тау чаңгысы комплексында XIV Халыкара тарихи техника фестивале узачак. Чит илләрдән кунаклар коронавирус йогышы белән бәйле вәзгыятькә бәйле рәвештә килмәячәк.

Тантаналы ачу кичке биш сәгатькә планлаштырыла. Ачылу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашачак.

Фестивальнең өч көнлек программасы үз эченә бик күп чараларны ала.

Чаралар 15 августта машина йөртү осталыгы конкурсы белән тәмамланачак. Көн сәгатендә ябылу тантанасында җиңүчеләрне бүләкләү булачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International