Зөя калкулыкларында Халыкара тарихи техника фестивале башланды

2021 елның 13 августы, җомга

Бүген Зөя калкулыкларында традицион Халыкара тарихи техника фестивале ачылды. 14 нче автомотосөючеләр бәйрәменә стартны ТР Дәүләт Советы рәисе, клуб президенты Фәрит Мөхәммәтшин бирде.

Фестивальне оештыручылар һәм башка төбәкләрдән авторетроклублар җитәкчеләре белән бергә борынгы автомобильләр һәм мотоцикллар буенча барганда, Фәрит Мөхәммәтшин күрсәтелгән техниканы реставрацияләүнең сыйфатына һәм төрле яшьтәге кешеләрнең күп булуына игътибар итте. "Автостаринаны яратучылар гына түгел, яшьләр дә, балалар да үз машиналарына яратып карый", – дип билгеләп үтте ул.

14 нче тарихи техника фестивален ачу тантанасы "Зөя калкулыклары"бөтенсезон шәһәр-курорты мәйданында узды.

Җыелганнарга сәламләү сүзе белән шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия Федерациясенең классик автомобильләр комитеты рәисе Андрей Паньковский, Россиянең кайбер төбәкләренең тарихи техника яратучыларның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре мөрәҗәгать итте.

Фестиваль 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Анда илнең 20дән артык Республикасы һәм өлкәләреннән 300гә якын борынгы автомобиль һәм мотоцикл катнаша. Бәйрәм программасы белән Югары Ослан районы буенча ретро-ралли, "Автосабантуй", мотоцикл йөртүчеләр арасында машина йөртү осталыгы конкурслары, балалар өчен педаль автомобильләр узышлары һәм башкалар планлаштырылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International