Вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс нәтиҗәләре

2021 елның 13 августы, җомга

22 нче июльдән 10 нчы августка кадәр Югары Ослан районы Советы тарафыннан Югары Ослан муниципаль районы Октябрь авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрелде.

2021 елның 12 августында конкурс комиссиясе утырышы булды, анда конкурс нәтиҗәләре турында мәсьәлә каралды. Документларны 2 кандидат тәкъдим итте. Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча, алар тарафыннан белем алу, Муниципаль хезмәт узу, башка хезмәт эшчәнлеген башкару турындагы документлар нигезендә, ике кандидат та конкурска кертелгән иде. Югары Ослан муниципаль районы Октябрь авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе вазыйфасына конкурс нәтиҗәләре буенча авыл җирлеге башлыгына Янгуразова Әлфирә Рәшитовнаны билгеләргә тәкъдим ителде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International