Июль аеннан башлап районда ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уза, аның кысаларында традиция буенча барлык беренче сыйныф укучылары да мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин ителә.
Бүгенге көндә канцелярия кирәк-яраклары тутырылган портфельләр районның 174 беренче сыйныф укучысына тапшырылды. Шулай ук акция кысаларында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән 2-11 сыйныф укучылары, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин ителәчәк.
Акцияне уздыру Казан дары заводы, «ГК «Красный Восток» ҖЧҖ, Казан дәүләт энергетика университеты, «Агрофирма Заря» ҖЧҖ, Цветков у. Н.КФХ, төрле дәрәҗәдәге хакимият депутатлары ярдәме белән мөмкин булды.