Югары Ослан муниципаль районы КСП тикшерү-ревизия эшчәнлеге

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Югары Ослан муниципаль районы КСП тикшерү-ревизия эшчәнлеге
Агымдагы елның август аенда Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хорматуллина, тышкы муниципаль финанс тикшерүе органы буларак, КСП вәкаләтләрен тормышка ашыру кысаларында, Карахуҗа авыл җирлеге Башкарма комитетының бюджет чараларын нәтиҗәле һәм максатчан куллану мәсьәләләре буенча планлы тикшерү үткәрде.

Контроль чара барышында гамәлгә кую һәм бухгалтерия документлары, салым хисаплылыгы өйрәнелде, муниципаль милекне сайлап алу инвентаризациясе үткәрелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелде һәм күрсәтелгән срокларда ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International