Бүген видеоконференция режимында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең 2021 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча аварияләрнең торышы һәм Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында барлык муниципаль берәмлекләрне тоташтырып, утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Ш.Х. Гафаров рәислегендә узды. Югары Ослан муниципаль районыннан Башкарма комитет җитәкчесе И.и. Шакиров, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе әгъзалары катнашты.
2021 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ТР буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Габдрахманов Л. Р. чыгыш ясады.
Яңа уку елы алдыннан мәктәп маршрутларының куркынычсызлыгына, шулай ук балаларны йөртү белән шөгыльләнүче автобусларның техник торышына аерым игътибар бирелде.