27 нче август көнне Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Зиатдинов Марат Галимҗан улы Югары Ослан муниципаль районы үсешенә лаеклы өлеш керткән гаиләләр белән очрашты. Алар-берничә дистә ел бергә гомер иткән гаилә тормышы юбилярлары. Алар-яшь буын өчен үрнәк булган гаиләләр, күп балалы гаиләләр, кечкенә генә стажлы булсалар да, җәмәгатьчелек арасында үз гамәлләре һәм эшләре белән абруй казанган яшь гаиләләр. Мондый гаиләләр-безнең район һәм республиканың горурлыгы.
Район мәдәният йорты коллективы районның Мактаулы гаиләләре өчен концерт оештырды.
Алып баручылар Алия Зиннәтова һәм Дарья Осянина чараны бик матур итеп үткәрделәр, ә Фәнил Фәйзуллин, Ләйлә Кадыйрова, Камил Тимербаев һәм Алия Зиннәтова, Ксения Анохина һәм "Грильяж" вокаль ансамбле үзләренең яраткан җырларын бүләк иттеләр.