Хөрмәтле Югары Ослан районы ветеринария хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез-Ветеринария хезмәткәре көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
Сез үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән район халкының сәламәтлеген саклауны тәэмин итәсез, хайваннар арасында авыруларны булдырмау өчен кулдан килгәннең барысын да эшлисез.
Намуслы хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, җаваплылык, сизгерлек һәм ярдәмчел булуыгыз, эшкә сәләтлелегегез һәм фидакарьлегегез өчен рәхмәт.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер һөнәри активлык, күңел җылысы, муллык һәм гаилә иминлеге телим!
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. И. Шакиров