Барлык халыкларның да тирә-юньләрен, табигатен, тарихын яхшы белгән кешеләре бар иде. Бу белемнәр халык иҗаты әсәрләрендә, төрле язма чыганакларда телдән киләсе буыннарга бирелде.
28 август көнне, Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, мәдәният һәм ял паркында ял итүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Татарстанның рухи энҗеләре»дип исемләнгән викторина-сәяхәт үткәрделәр.
Викторина сорауларына җавап биреп, яшь туган якны өйрәнүчеләр Татарстан мәдәниятенең рухи һәйкәлләре турында белемнәрен тулыландырды, Югары Ослан районының чиркәүләре һәм мәчетләре белән таныштылар.
Алга таба балалар алган белемнәре белән әйләнә-тирәдәгеләр белән уртаклашыр, шулай ук үзләренең милли тамырларын, гореф-гадәтләрен белергә һәм истә тотарга, туган якның мәдәниятен, әдәбиятын белергә, аны яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш дип ышанабыз.