Узган шимбәдә, 28 августта, Югары Ослан урта мәктәбенең спорт мәйданчыгында Татарстан Республикасы көне һәм районның 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды.
Ярышларда 4 команда катнашты: Югары Ослан, Куралово, Шеланга, Макыл.
Уен нәтиҗәләре буенча командалар түбәндәге тәртиптә урнашты:
1-Югары Ослан
2 урын Куралово
3 урын Шеланга
4 урын Макыл
Призлы урыннар яулаган командаларга Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар, медальләр һәм призлар тапшырылды.