Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән!

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Кадерле укучылар! Хөрмәтле педагоглар, ата-аналар!

Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез! Букетлар, елмаюлар, котлаулар сүзләре тантана атмосферасын тудыра.

Мәктәп кыңгыравы чыңлаган беренче сыйныф укучыларын яңа казанышлар, җаваплы һәм җитди сынаулар белән котлыйм. Югары сыйныф укучылары өчен ел башлана,ул һөнәр сайлауда һәм алга таба тормыш юлын билгеләячәк.

Педагогларга һөнәри уңышлар, зирәклек, укучыларга мәхәббәт һәм рәхмәт белдерүләрен, хезмәт сөючәнлек, максатка ирешүдә үҗәтлек, яхшы билгеләр, ата – аналарга сабырлык, балаларның шатлыклары, җиңүләре телим.

Бу уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышларга юмарт булсын, ә мәктәп тормышы эчтәлекле һәм төрле булсын.

Барлык теләкләрегезне тормышка ашыру, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, үз көчегезгә ышаныч һәм тормыш оптимизмы!

Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International