Татарстанның миллионнан артык пенсионеры бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алачак

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президентының «пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турында» 2021 елның 24 августындагы Указы нигезендә Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче һәм 2021 елның 31 августына пенсия алучылар булган гражданнарга 2021 елның сентябрендә 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү башкарылачак, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге.

Бер тапкыр бирелә торган түләү, шул исәптән Россия Федерациясе Пенсия фонды линиясе буенча иминият пенсиясен алучы хәрби һәм көч ведомстволары пенсионерларына (беркетелгән түләүне исәпкә алмыйча) башкарылачак.

"Пенсионер тарафыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алу аның башка түләүләрне алу хокукын билгеләгәндә һәм башка социаль ведомстволар тарафыннан аңа социаль ярдәм чаралары күрсәтелгәндә исәпкә алынмый. Күрсәтелгән түләү суммасыннан суд карарлары һәм башкарма документлар нигезендә тотып калынмыйлар. Президент бу акчаларны якланган дип атады", – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин.

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru кат sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/PFRTATARSTAN

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/pfrtatarstan

https://t.me/PFRTATARbot

8-960-088-30-74

https://www.instagram.com/pension_fond_rt/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International