Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров рәислегендә Югары Ослан муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышта комиссия әгъзалары, шулай ук чакырылган авыл җирлекләре башлыклары һәм Югары Ослан муниципаль районы мәктәпләре директорлары катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге сораулар торды:
1. Югары Ослан муниципаль районы буенча контроль-күзәтү эшчәнлеге (2021 елның 8 ае эчендә һәлак булучылар, зыян күрүчеләр саны, һәлакәтләр, үлем сәбәпләре, юл-транспорт һәлакәте урыны, йогынты алымнары, юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы, исерек шоферлар гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы)
2. Мәктәп маршрутларының әзерлеге, машина йөртүчеләрне идарәгә кертү һәм автобусларның техник торышын контрольдә тоту турында.
3. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре каралды.
4. Автомобиль юлларында ремонт эшләренең барышы турында, автотранспорт хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар.
5. Юл буе полосалары һәм габарит контроле бүлеге мәсьәләләре
Утырыш нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга тиешле күрсәтмәләр белән беркетмә төзеләчәк.