Бүген район мәктәпләрендә якынлашып килүче сайлауларга багышланган парламент дәресе узды. Тарих укытучылары укучыларны сайлау хокукы, сайлау тарихы белән таныштырдылар, һәр гражданның актив һәм пассив сайлау хокукына ия булуы турында сөйләделәр. Дәреснең максаты укучыларда актив гражданлык позициясе, халыкка карата хөрмәт хисе тәрбияләү, РФ Конституциясендә беркетелгән гуманистик һәм демократик кыйммәтләргә тугрылык тәрбияләү иде. Чара балаларның сайлауларга кагылышлы күп кенә мәсьәләләргә игътибар итүен күрсәтте, һәм бу тема алар өчен кызыклы.
Дәресләрдә чакырылган район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, участок сайлау комиссияләре җитәкчеләре, депутатлар катнашты.