Ветераннарны аларның тормышларындагы әһәмиятле даталар белән котлау районыбызда күркәм традициягә әверелде.
2021 елның 3 сентябрендә Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗметдинов Солтан Шәрәфи улына 90 яшь тулды. Бу көнне Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вячеслав Раков, Югары Ослан районы халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге начальнигы Ирина Алеева, «Волжская новь» газетасы корреспонденты Наталья Бузунова, шулай ук туганнары һәм якыннары котладылар.
Солтан Шәрәфиевичка истәлекле бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән открытка тапшырылды. Юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр, сәламәтлек, озын гомер һәм аяз күк йөзе теләделәр.