"Өскә!" республика конкурсы

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

2009 елдан башлап Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Вверх!» (алга таба – Конкурс). Конкурс Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен идарәче кадрларны әзерләү һәм стажировкалау механизмын формалаштыруга юнәлдерелгән.

2021 елның 31 августыннан конкурсның заявка кампаниясе ачылды. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 8 октябренә кадәр Конкурс сайтында кабул ителә http://www.rezervrt.ru/projects/vverx/
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен белүче, бакалавриат, специалитеттан да ким булмаган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.

Конкурс нәтиҗәләре буенча финалистлар Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына керү, республика министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узу мөмкинлеге алачак.
Югары Осланлыларны конкурста катнашырга чакырабыз.

Конкурс үткәрү турында тулырак мәгълүмат Конкурс сайтында урнаштырылган http://www.rezervrt.ru/projects/vverx/
Элемтә өчен җаваплы зат – Егоров Андрей Николаевич, Тел.: +7(927) 444-91-56, rezervrt@gmail.com 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International