Хезмәт коллективлары белән очрашу

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 2021 нче елның 19 нчы сентябрендә узачак Дәүләт Думасы депутатларын һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау алдыннан, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан районының «Сетевая компания» ААҖ филиалы «Буа электр челтәрләре» һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан»муниципальара бүлеге хезмәт коллективлары белән эшлекле очрашу үткәрде.

Безнең территориядә тормышка ашырыла торган программалар һәм районның алга таба үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышынды, аннары район башлыгы коллективларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International