Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы "Яндекс академиясе лицее" ("Яндекс. 8-10 сыйныф укучылары өчен программалаштыру буенча бушлай курслар оештырылды.
Яндекс экспертлары тарафыннан эшләнгән программа буенча уку ике ел дәвам итә. Беренче курста укучылар IT — компанияләрдә дә, фәнни даирәдә дә кирәкле Python-программалаштыру телен өйрәнә. Аны үзләштерү чагыштырмача авыр түгел, һәм шул ук вакытта ул күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Икенче курс сәнәгать программалаштыруына багышланган. Укучылар үз көчләрен иҗади проектларда: веб-кушымталар, чат - ботлар, кулланучылар интерфейсларын эшләүдә сыный. Дәресләрне Яндекста квалификация күтәрү курсларын узган тәҗрибәле укытучылар алып бара. Проект Татарстан Республикасында инде 5 ел эшли — шул вакыт эчендә 384 укучы ике еллык уку курсын тәмамлаган.
Эшләтеп җибәрү Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән мөмкин булды.
Ел саен безнең укучылар Академиягә керә һәм бик теләп укыйлар. Быел Югары Ослан муниципаль районы мәктәпләреннән 13 бала анкета тутырдылар һәм проект сайтында тест уздылар. Беренче этапны уңышлы үтүчеләрне укытучы белән әңгәмә көтә. Укучыларга "Яндекс академиясе лицее" проектында яңа җиңүләр телибез.