Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм регламент буенча Даими комиссиясе утырышы булды.
Көн тәртибенә 5 мәсьәлә кертелгән иде:
1. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында;
2. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы советы турындагы нигезләмәне раслау хакында;
3. Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;
4. Югары Ослан муниципаль районының шәһәр төзелеше проектлаштыруның җирле нормативлары турында;
5. Югары Ослан муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турындагы нигезләмәне раслау хакында.
Югары Ослан муниципаль районы Советының юридик бүлеге начальнигы Надежда Пичугина комиссия әгъзаларына карарлар проектларын тәкъдим итте.