Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә, Укытучылар көненә багышланган «Туган тел укытучысына рәхмәт» акциясен башлап җибәрә. Акция 2021 елның 15 сентябреннән 5 октябренә кадәр узачак.
Аның кысаларында һәр укучы үзенең туган тел укытучысы турында сөйли һәм аңа рәхмәт белдерә ала.
Укытучының таланты белән уртаклашыгыз, туган телне өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләгез! Мәктәптә укыган вакытта туган телне ни дәрәҗәдә яхшы белә башладылар? Милли әдәбиятны өйрәнү нәтиҗәсендә, күзаллау ни дәрәҗәдә киңәйде? «Туган тел укытучысына рәхмәт» акциясендә катнашу өчен: 🔹 эссе язарга; 🔹 Туган тел укытучысы турында видеосюжет әзерләргә; видеоро видеоролик төшерергә; 🔹 яки укытучы белән фото бастырып чыгарырга һәм рәхмәт сүзләрен язарга.
Укытучыга багышланган Видеоролик яки фотода шулай ук теләсә кайсы иҗади форматтагы элементлар булырга мөмкин: катнашучылар җырлый, бии яки туган тел укытучысына багышлап шигырьләр сөйли ала. Үзенең иҗади эшләрен «Инстаграм», «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә яки хештеглар астында Тіктоклар бастырып чыгарырга кирәк: #Халык теле -2021 #Instagram да.
Бу акция безнең зур күпмилләтле илебезнең барлык Туган тел укытучылары өчен менә дигән ярдәм булачак.
Акция 15 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр узачак. Конкурста катнашу өчен 1-11 сыйныф укучылары чакырыла.
Иң кызыклы эшләр Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фондының һәм Россия Мәгариф министрлыгының @minprosvet социаль челтәрләрендә басылып чыгачак.
#ФондРодныеЯзыки #РодныеЯзыки #ЯзыкиНародовРоссии #РодныеЯзыкиНародовРоссии #ДеньУчителя #УчительРодногоЯзыка2021