Югары Осланлылар бөтен Россия белән бергә 2021 Милләт кроссы йөгерделәр

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Бүген Югары Осланның мәдәният һәм ял паркында "Милләтләр кроссы-2021" Бөтенроссия акциясе кысаларында район ярышлары узды.

Йөгерештә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров сәламләде. Ул бу чарага килгән һәркемгә рәхмәт белдерде, уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Аннары Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Александр Федотов, спорт бәйрәме кысаларында, Александр Хватковка ГТО Бөтенроссия спорт-физкультура комплексының алтын аерымлык билгесе тапшырды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында беренче урынны Александр Востриков яулады. Икенче урында - Салават Насыйбуллин. Тимур Колезнев өченче булып килде.

Кызлар арасында абсолют җиңүче булып Ләйсән Зыятдинова танылды. Икенче урында-Мәрьям Мөхетдинова. Өченче урында-Анна Егорова.

Ир-атлар арасында беренче урыннарны Лев Яковлев һәм Константин Мефодьев яуладылар. Икенче - Вилен Касыймов һәм Виталий Афанасьев. Өченче - Андрей Лукоянов һәм Николай Семенычев.

Хатын-кызлар арасында финишка беренче булып Екатерина Мухутдинова һәм Полина Кәримова килде. Өченче урында Наталья Карасева һәм Екатерина Рукавишникова.

Шулай ук йөгерештә катнашкан өчен оештыручылар иң яшь катнашучыларны - Марина Зарипова һәм Николь Хәлилованы да билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International