Урман хезмәткәрләре көне

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Сентябрьнең өченче якшәмбесендә һөнәри бәйрәм-Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Свияжск участок урманчылыгының урман мастерлары Матвеев Борис һәм Матвеев Георгий Татар Борнашы мәктәбе укучылары өчен урман турында дәрес үткәрделәр, ә соңыннан барысы бергә балалар мәйданчыгы тирәсендә районның 90 еллыгы хөрмәтенә истәлекле аллеяга нигез салдылар. 10 чыршы, 10 каен һәм 5 миләш утыртылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International