Капиталь ремонт программасы кысаларында, агымдагы елда Покровка авылында урнашкан Идел буе урманчылыгы бинасына ремонт ясалган. Республика ярдәме белән «СпецстройИнжиниринг» ҖЧҖ подрядчы оешмасы көче белән керү төркемен ремонтлау, пандус урнаштыру эшләре башкарылды, тәрәзә блоклары алыштырылды. Бина эчендә диварлар һәм түшәмнәр бизәү, идәннәрне ремонтлау эшләре башкарылган, эчке һәм тышкы ишекләр алыштырылган.
Җылыту системасына ремонт ясалган, электр үткәргечләр алыштырылган. Су, газ, канализация сузу буенча эшләр башкарылды.