Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 11 сентябрендәге 1801-р номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 1 октябрендә 11: 00 сәгатьтән 12: 30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган муниципаль районнар халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны җәлеп итү максатыннан, Сезне кызыксындырган сорауларны Югары Ослан муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә юллавыгызны сорыйбыз