2021 елның 20 сентябреннән 1 октябренә кадәр «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе «социаль предприятие, ярдәм чаралары, бизнес-модель һәм социаль предприятиеләрнең проект эшчәнлеге»темасына семинарлар сериясен оештыра.
Чаралар көндезге форматта узачак, өстәмә рәвештә онлайн-трансляция каралачак. Семинарлар программасы түбәндәге темаларны яктыртуга юнәлдерелгән: «социаль предприятие» статусы һәм әлеге статус алу процедурасы, социаль предприятиеләргә ярдәм чаралары, проект эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасының Социаль предприятиеләре.
Чарада катнашу өчен эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре, шулай ук социаль өлкәдә эшкуарлык эшчәнлеген алып баруда кызыксынган затлар чакырыла.
Чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1732972/
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең социаль өлкә инновацияләр үзәге җитәкчесе Дыганов Антон Георгиевич, тел. +7-903-342-02-39.