2021 нче елның 22 нче сентябрендә Ямбулат авыл җирлегенең административ бинасында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Ямбулат авыл җирлеге Советының ундүртенче утырышы булып узды. Утырыш эшендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары С.В. Осянин катнашты.
Ямбулат авыл җирлеге Советы депутатлары утырышта берничә мөһим карар кабул иттеләр, шул исәптән Ямбулат авыл җирлеге башлыгын сайлау. Яшерен тавыш бирү юлы белән Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Макаров Артем Николаевич сайланды.
Сергей Викторович һәм депутатлар Артем Николаевичны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котладылар, сәламәтлек, сабырлык һәм хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.