ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фонды Хәйриячеләр китабының V томын һәм рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. 
Татарстан Республикасының Росреестр идарәсе күчемсез милек турындагы бердәм дәүләт реестрын алып баруның 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан яңа законнары барлыкка килүен белдерә.
Туган якны өйрәнү музеенывң төп вазифасы тарих белән бәйле предметларны җыю һәм саклау, аның фондын көннән-кән баету. Соңгы 2 елда гына да музей фонды 6 мең берәмлеккә артты.
22 нче гыйнварда Татарстан Министрлар Кабинетында Үзәк архив идарәсенең киңәйтелгән утырышы булып узды.
2015 нче елның 9-16 февраль көннәрендә белгород өлкәсенең Иске Оскол шәһәрендә кызлар арасында авыр атлетика буенча Россия беренчелегендә Татарстан җыелма командасы составында катнашыр өчен Зеленодольск шәһәренең “Маяк” спорткомплексында инде тренировкалар башланды.
Кичә ЗАО «Востокзернопродукт» Югары Ослан филиалының 2 нче номерлы отрядында терлекчелек һәм язгы кыр эшләренә хәзерлек сорауларына багышланган утырыш булып узды. Аның эшендә район башлыгы һәм авыл хуҗалыгы һәм ветеренария тармагы хезмәткәрләре, фермер хуҗалыклары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International