2021 нче елның 21 нче сентябрендә Түбән Ослан авыл җирлегенең административ бинасында Югары Ослан муниципаль районы Түбән Ослан авыл җирлеге Советының ундүртенче утырышы булып узды. Утырыш эшендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары С.В. Осянин катнашты.
Түбән Ослан авыл җирлеге Советы депутатлары утырышта берничә мөһим карар кабул иттеләр, шул исәптән Түбән Ослан авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы итеп сайланды. Яшерен тавыш бирү юлы белән Түбән Ослан авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Казанцев Сергей Александрович сайланды.
Сергей Викторович һәм депутатлар Сергей Александровичны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котладылар, сәламәтлек, сабырлык һәм хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.