Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советы бинасында Югары Ослан районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә күчмә вакцинация үткәрелде. 8 кеше: район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре гриппка каршы прививка ясаттылар.
Хәзер гриппның сезонлы дулкыныннан үзеңне саклау өчен вакцинация узарга иң вакыт, чөнки прививка - ул үз сәламәтлегеңне кайгырту һәм авыруның авыр нәтиҗәләрен булдырмый калу мөмкинлеге.